Гафарова Миләүшә Рафаил кызының шәхси сайты

Меню
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ДшСшЧшПҗҖмШбЯш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Архив
Тестлар

1 НЧЕ БИРЕМ
Татар мәктәпләре өчен

I нче өлеш

А1 Саубуллаштык сүзендә «саңгырау, парлы, кече тел тартыгы» дигән билгеләмәгә туры килгән авазны күрсәтегез:
1) [с]
2) [б]
3) [қ]
4) [ш]

А2 Күчерелмә мәгънәдә бирелгән сүзне табыгыз:
Улының туфлиен күргәч, Гайнетдин башын кашый:

Аптыраган бу асфальтка
Табанны бик тиз ашый (Ш. Галиев)
1) башын
2) күргәч

3) табанны
4) ашый

АЗ "Кәкре каенга терәтү” фразеологизмының мәгънәсен күрсәтегез:
1) агач аумасын өчен тотып тору
2) талчыгу, ару
3) алдау
4) күп сөйләү

А4 Ясалма сүзне күрсәтегез:
1) баллы
2)балык
3) балчык
4) бала

А5 Иялек килешендәге исемне күрсәтегез:
1 )еракта
2) кайгысының
3) томанны
4) вакытына

Текстны укыгыз һәм А6 -А11 нче биремнәрне үтәгез.
1)... 2) Дөрес, бу әле һәр сүз, һәр җөмлә өстендә баш ватып утыру дигән сүз түгел. 3) Алай утыра башласаң ... өч битлек хикәяне дә очлап чыга алмаска мөмкин. 4) ..., Туфан Миңнуллин әйтә, «телсез язучы юк, булмый ул», ди. 5) Әлбәттә, шулай. 6) Мин дә үземне "телсез”ләрдән санамыйм, ләкин шуңа карамастан, минем өчен язуның ин авыр өлеше «телгә» кайтып кала. (Ә. Еники)

А6 Түбәндә бирелгән җөмләләр арасыннан кайсы жөмлә текстның беренче җөмләсе булып урнашырга тиеш?
1) Тел өстендә уйлану - өзлексез дәвам итә торган акыл эше.
3) Агач күрке - яфрак, адәм күрке - тел.
4) Мин үземнең туган телемне бик яратам.

А7 4 нче җөмләдән составында сүз ясагыч кушымча булган исемне күрсәтегез:
1) Туфан
2) язучы
3) әйтә
4) булмый

А8 4 нче җөмләдә бирелгән күп нокталар урынына мәгънә буенча туры килгән сүзне күрсәтегез:
1) әнә
2) шулай
3) болай
4) әгәр

А9 Текстның 6 нчы җөмләсендәге карамастан сүзендә басым кайсы иҗеккә төшә?
1) беренче иҗеккә
2) икенче иҗеккә
3) өченче иҗеккә
4) дүртенче иҗеккә

А10 4 нче җөмләнең төрен билгеләгез:
1) гади, җәенке, тулы, бер составлы хикәя җөмлә
2) иярченле кушма җөмлә
3) гади, җәенке, тулы, ике составлы хикәя җөмлә
4) тезмә кушма җөмлә

А11 2 нче җөмләдә бирелгән утыру сүзенең кайсы сүз төркеменә каравын билгеләгез:
1) инфинитив
2) исем
3) исем фигыль
4) сыйфат фигыль

А12 Алар Ульяновскида ... элеккеге Сембердә ... яшәгәннәр җөмләсендә күп нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш?
1) сызык
2) тыныш билгесе куелмый
3) өтер
4)җәяләр

А13 Түбәндә бирелгән сүзтезмәләр арасыннан иярүче сүз сыйфат сүз төркеменә караган очракны күрсәтегез;
1) кызу атлый
2) кискен борылу
3) кырыс сөйли
4) кайнар йөрәк

А14 Җөмләдә аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге булып тора: Безнең күзләр күпне күрде (А. Гыйләҗев)
1) ия
2) туры тәмамлык
3) хәл
4) кыек тәмамлык

А15 Кайсы төркемдә иярчен шарт җөмлә бирелгән?
1) Урманга җитәрәк, туктап ял иттек.
2) Еракта, таулар артында, гөрселдәп күк күкрәде.
3) Күк җиргә яхшылык яудырса, җир күккә тузан туздыра. (Мәкаль)
4) Күктән көткәнне җирдән аласың булсын.

А16 Җөмләнең төрен билгеләгез: Сизелә: үтте яшь вакытлар, җитте гомерем яртысы (Г. Тукай)
1) гади. җәенке, тулы. бер составлы хикәя җөмлә
2) бер-бер артлы иярүле катлаулы кушма җөмлә
3) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
4) тезмә кушма җөмлә

А17 Дөрес язылышны билгеләгез:
1) мәшгуль
2) мәшгүль
3) мәшгул
4) мәшьгүл

А18 Кайсы очракта күп нокталар урынына и хәрефе языла?
1) юмал...
2) ижад...
3) тәрәкък...
4) сорам...

А19 Җөмләдә күп нокталар урынына нинди хәреф язылырга тиеш (тыныш билгеләре куелмаган): Еракта авыл күренде ...әм без соңгы көннәрдә беренче тапкырдыр мөгаен җиңел сулап куйдык.
1) Һ (баш хәреф)
2) һ (юл хәрефе)
3) X (баш хәреф)
4) х (юл хәрефе)

А20 Күп нокталар урынына нинди хәрефләр языла: ...мран. ...кысыз, ...мшак
1) йо
2) йы
3) йе
4) е

А21.Галия киенде(дә) тышка чыгып китте җөмләсендә теркәгечләрнең дөрес язылышына туры килгән билгеләмәне күрсәтегез:.
1) Җөмләдә барлык теркәгечләр дә аерым языла.
2) Җөмләдә да. дә, та. тә теркәгечләреннән кала, барлык теркәгечләр дә аерым языла.
3) Җөмләдә барлык теркәгечләр дә кушылып языла.
4) Каршы куючы теркәгечләр сызыкча аша язылалар.

А22 Күп нокталар урынына нинди билге языла: кып...кызыл, тап...такыр, өр...яңа.
1) бернинди билге дә язылмый
2)сызыкча языла
3) нечкәлек билгесе языла
4) сүзләр кушылып язылалар

А23 Сүзнең дөрес язылышын күрсәтегез:
])һищбер
2)һичберь
3)һичьбер
4) һичбер

А24 ИЯ белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела?
1) ия дә, хәбәр дә фигыль белән белдерелгәндә сызык куела
2) ия дә, хәбәр дә баш килештәге исем, алмашлык яки исем фигыль белән белдерелгәндә сызык куела
3) ия белән хәбәр арасына бервакытта да сызык куелмый
4) җөмләдә кереш сүз булганда сызык куела

А25 Жөмләдә нокталар урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш: Әнә, ерактагы таулар, урманнар, болыннар ... барысы, барысы да күңелгә якын, бик якын шул.
1) ике нокта куела
2) биредә бернинди дә тыныш билгесе куелмый
3) биредә өтер куела
4) сызык куела

А26 Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Иярчен җөмлә баш җөмләгә теркәгеч ярдәмендә ияреп килсә, алар арасына ... куела.
1)өтер
2) сызык
3) ике нокта
4) нокталы өтер

А27 Сорау интонациясе белән әйтелгән жөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела: Кем киеме соң бу...
1) өндәү билгесе
2) нокта
3) сорау билгесе
4) тыныш билгесе куелмый

А28 Кайсы сүздә әдәби норма булып саналган кушымча кулланылган?
1) кайтмалы
2) кайтмаска
3)кайттыкча
4)кайтмыш

Текстны укыгыз һәм А29 - А31; В1 - В8; С1 биремнәрен эшләгез.
1) Сталинград! 2) Никадәр шәфкать, мәрхәмәт, никадәр батырлык һәм горурлык бар бу сүздә. 3) Сине мин синең өчен барган каты сугышлар көнендә, син немецлар тарафыннан тупка тотылган, бомбалар астында калдырылган һәм яндырылган хәсрәтле көннәрдә күрдем. 4) Син, Сталинград, безнең көч-куәтебезне якты чагылдыргандай, бирешмәдең... 5) Син, батыр шәһәр, җинеп чыктың! 6) Айлар, еллар үтәрләр, гасырлар узар, әмма синең даның һәрвакыт яңгырап торыр. 7) Синең өчен барган сугышларның бөеклеген халык мәңге истә тотар. 8) Сине саклап калу өчен утка-суга кергән совет баһадирларының исемнәрен кешеләр, изге исемнәргә хисаплап, мактап телгә алырлар. 9) Алар турында, үзләрен һәм үз коралларын бизәгән батырлар турында, җырлар, дастаннар төзерләр. 10) Диңгездәй киң Дон даласы да, немец солдатларының үле гәүдәләре тулып яткан чокырлар да. Гумрак хәрабәләре дә, дошманны буарга торган синең урамнарың да, комга борыннарын тыккан баржалар да, чал Идел дә синең өчен, Сталинград, гвардеецларның ничек сугышуларын һәм жиңеп чыгуларын күрделәр. 11) Без - руслар, украиннар, татарлар, белоруслар - корыч таулар тезмәсе булып, сине якларга килдек. 12) Сталинград, син үзең күрдең, сугышуы җиңел булмады безгә. 13) 10 гыйнвар көне нинди гүзәл көн иде! 14) Алтын нурлар сибеп, кояш чыкты. 15) Командирлар сәгатьләренә карадылар һәм түземсезләнеп көттеләр. 16) 8 сәгать, 5 минут. 17) Еракка атучы туплар – "Катюша”лар тавышы яңгырады. 18) Алар һавага күтәрелделәр һәм, утлы тасмалар ясап, биергә керештеләр. 19) Жир, зилзиләгә охшап, чайкалып китте. 20) Сталинград! 21) Әле кичә генә син ут эчендәге - фронт уртасындагы шәһәр идең. 22) Хәзер син еракта калдың. 23) Эш-хезмәт көннәрең башлана синең. 24) Хәрабәләр эченнән син яктыга күтәреләсен, язны каршылыйсың. 25) Инде озакламас, синең яраларың төзәлер. 26) Син тагы да матуррак, тагы да гүзәлрәк булып үсәрсең. 27) Хуш, сау бул, Сталинград ... 28) Безне яңа сугышлар көтә. 29) Фашистлар тырнагы астында сыкрап яткан калалар һәм авыллар көтәләр. 30) Азатлык кояшы алып барыйк без аларга, ләкин без һәрвакыт һәм һәр җирдә сине истә тотарбыз. 31) Без бары тик бер генә сүз - «Алга!» сүзенә генә өйрәндек. 32) Әгәр кем дә булса: - Сез кем? -дип сораса, - Без – Сталинградчылар! - дип, горур җавап кайтарырбыз. (Гадел Кутуй)

А29 Текстның 4 нче җөмләсендә кулланылган парлы сүзнең компонентлары арасында мәгьнә мөнәсәбәтенең нинди төре күзәтелә?
1) компонентлар үзара антоним
2) компонентлар үзара омоним 3) компонентлар үзара синоним
4) компонентлар арасында бәйләнеш юк

АЗ0 Текстның төп эчтәлеген ачкан җөмләне күрсәтегез:
1) 10 гыйнвар көне нинди гүзәл көн иде!
2) Җир, зилзиләгә охшап, чайкалып китте.
3) Айлар, еллар үтәрләр, гасырлар узар, әмма синең даның һәрвакыт яңгырап торыр.
4) Эш-хезмәт көннәрең башлана синең.

А31 Текстның 11 нче җөмләсендә кулланылган корыч сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез:
1) тау атамасын белдергән ялгызлык исеме
2) тау атамасын белдергән уртаклык исеме
3) тимер белән углерод һәм кайбер башка төр катнашмалар эретмәсеннән торган аксыл каты металл
4) берлек санда килгән баш килештәге исем

2 нче өлеш
В1 11 нче җөмләдән ирен гармониясе булган сүзне күчереп алыгыз.

В2 26 нчы җөмләдә сыйфатларның нинди дәрәҗәсе кулланылган?
В3 27 нче җөмләдә күп нокталар урынына нинди тыныш билгесе куела?
В4 12-16 нчы җөмләләр арасыннан күчерелмә мәгънәле сүз кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.
В5 Туры сөйләм кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.
В6 13-15 нче җөмләләр арасыннан рәт гармониясенә буйсынмаган сүз кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.
В7 3 нче абзацтан тиңдәш кисәкләр кулланылган җөмләләрнең санын күрсәтегез.
В8 Тексттан аныклагычлар кергән җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

Г. Кутуйның "Без- сталинградчылар” нәсеренә нигезләнеп сочинение язу

1941 елның 22нче июне халык хәтеренә зур фаҗига булып мәңгегә кереп калган. Шушы көннән халкымның яшәү hәм азатлык хакына бөек батырлыгы башланган. Бу сугышта язучыларыбыз да читтә калмаган. Алар арасында Г. Кутуй да булган.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Г.Кутуй үзенең язучылык сәләтен дошманны җиңү өчен көрәшкә багышлый: патриотик шигырьләр, публицистик мәкаләләр, хикәяләр яза. 1942 елның июнендә фронтка китеп, Сталинградны саклаучы Дон фронтының политбүлегендә хезмәт итә, «Батырлык өчен» һәм «Сталинградны саклау өчен» медальләре белән бүләкләнә. ”Сагыну”, "Без – сталинградчылар” һ.б. әсәрләрендә солдатныӊ фидакяр көрәшен, сагыну тулы күӊелен нәфис сурәтләве белән ул уӊышка ирешә. Әлеге өзектә горурлык хисе, бердәмлек рухы ташып тора. Сталинградны азат итү шатлыгыннан туган эчке моң авторның ярсулы мөрәҗәгать тавышы булып ишетелә. Лирик геройның кичерешләре, кылган эшләре өчен горурлыгы, уйлары, киләчәккә ышанычы бу әсәрнең эчтәлеге булып тора. Матур киләчәккә өмет уты тагын да зуррак батырлыкларга рухландыра, ышанычны җылыта. "Без бары тик бер генә сүз – "Алга!” сүзенә генә өйрәндек, – ди герой. Бу сүз геройның гына түгел, ә Г. Кутуйның да үз фикерләрен чагылдыра.
Язучы совет сугышчыларының куркусыз көрәше, төрле милләт вәкилләренең бердәм булып, Ватан - ана өчен изге көрәшкә күтәрелүен тасвирлый. " Без – руслар, украиннар, белоруслар – корыч таулар тезмәсе булып, сине якларга килдек,” – ди. Ул кешеләрнең татулыгына соклана, аларның батырлыгы киләчәк буыннар тарафыннан тиешле бәя алачагына ышана. Мин автор фикере белән тулысынча килешәм.
Хәрабәләр, яктылык һәм яз контрасты аша сугыш афәтенең трагизмы тагын да тирәнрәк күрсәтелә. Г.Кутуй фашизмның коточкыч булуын сыкрап яткан калалар, зилзилә, фашист тырнагы кебек тел-сурәтләү чаралары аша тагын да тирәнәйтә. Киләчәккә өмет-ышанычны азатлык кояшы, корыч таулар тезмәсе кебек тел-сурәтләү чаралары белән тагын да биегәйтә һәм яктырта. Контрастлык тынычлык белән сугыш арасындагы упкынның тагын да куркынычрак булуын аңларга ярдәм итә.
Волгоград шәһәрендәге Ватан-анага куелган тау итәгендә янган һәйкәл дә, шәһәрләрдә янган мәңгелек ут та сугышта катнашкан бабам, туганнарым, халкым өчен, батырлар өчен яна.
Сугыш афәте безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Туганыбыз Габдрахманов Габделбари Бари улы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Кызганычка каршы, яу кырында ятып калды. Бабам да – сугыш корбаны. Без бәләкәй чакларда әбием, бабамның саргаеп беткән хатларын сандык төбеннән алып, безгә укый иде. Хаттагы юллар хәтеремә уелып калган: ”Күпме юлсыз җирләрдә пычрак ерып, бернинди авырлыкларга карамастан, дошманны туган илебездән куып чыгарабыз, аларны тар-мар итәбез”.
Сугыш һәм тынычлык темасы әдипләребез иҗатында тирән чагылыш таба. Г. Әпсәләмовның "Газинур”, Н.Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында”, "Җимерелгән бастион”, М.Юнысның "Шәмдәлләрдә генә утлар яна”, Э.Касыймовның "Гомер ике килми”, Ә.Еникинең "Ана һәм кыз” кебек әсәрләре күңелне тетрәндерми калмый. Минемчә, бу темага язылган әсәрләр бүген дә актуаль. Алар безнең матур тормышыбыз өчен гомерләрен корбан иткән каһарманнарны онытмаска өндиләр, азат булып, исән-имин яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр. Кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган каһарманнарыбызның батырлыклары әле дә исән, аларның исемнәре дөнья тарихында мәңге онытылмас булып ташка уелган.
Ярты гасырдан артык гомер узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буыннар алмашыныр, әмма Бөек Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.


2 НЧЕ БИРЕМ Рус телле укучылар өчен
1 нче өлеш
А1 [г] авазы булган сүзне табыгыз:
1) гомер
2) унтугыз
3) игътибар
4) гүзәл
А2 Җөмләләрнең кайсыларында нокталар урынына җ хәрефе языла?
А) Авылыбыз ямь-яшел бак...аларга күмелгән.
Ә) Әбиемнең ...ебиләре сап-сары.
Б) Соңгы елларда яшьләр и...тимагый тормышта актив катнашалар.
В) Бу сүзләрне тәр...емә итеп язарга кирәк.
1) Ә,В
2) А,Ә
3) А,Б
4) Б,В
АЗ Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла?
1) Бөг...лмә, Арч..., Тәт...ш;
2) Чиста..., Питр...ч, Бу...;
3) Осл...н, Биект...у, М...мадыш; 4
) Әлм...т, Алаб...га, Әлк...
А4 Хаталы сүзне табыгыз:
1) рәсем
2)кисәкчә
3)түгәрәк
4)сәяһәт
А5 Орфографик хаталы җөмләне табыгыз:
1) Әңгәмәдәшегезгә һәрвакыт игътибарлы булыгыз.
2) Без атнаны ике тапкыр дустым белән бию түгәрәгенә йорибез.
3) Билгеле булганча, ел саен башкалабызда халыкара фестивальләр үткәрелә.
4) Иртәнге сәгать алтыда алар мәктәп янында җыелдылар.
А6 Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне табыгыз:
1) көндезге
2) җәйге
3) кышкы
4) кичке
А7 Тезмә сүзне табыгыз:
1) әфлисун
2) беренчелек
3) ат чабышы
4) тамашачы
А8 Кушма сүзне табыгыз:
1) исәп-хисап
2) кулъяулык
3) тәрбияче
4) язу өстәле
А9 Иярченле кушма җөмләне табыгыз:
1) Кешеләр судан башка яши алмыйлар.
2) Сөембикә манарасы - шәһәребезнең горурлыгы.
3) Кемдер миңа шалтыраткан, әмма әнием аның исемен сорамаган.
4) Укытучы әкрен генә әйтсә дә, ул сүзләрне язарга өлгермәде.
А10 Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:
Любить искренне
1) ихлас яратырга
2) кешеләрне яратырга
3) чынлап ярат
4) яраткан кешем
А11 Кайсы җөмләдәге сүзгә -нан кушымчасы ялгана?
1) Җәен укучылар мәктәп бакчасы... эшләделәр.
2) Без шушы йорт... яшибез.
3) Мин алман дусларым... хат алдым.
4) Иртән мин укырга китәм, ә әнием эш... бара.
А12 Кайсы раслау дөрес түгел?
1) Әниемә сүзендә 6 аваз бар.
2) Кызыграк сүзендә 8 аваз бар.
3) Дәвам итегез сүзендә 11 аваз бар.
4) Кайдан сүзендә 6 аваз бар.
Җөмләләрне укыгыз һәм А13 - А16 биремнәрен үтәгез.
А. Аның исеме - Антонина Павловна.
Ә. Мин әбиемне яратам.
Б. Минем әбием бар.
В. Хәзер ул пенсиядә, ә элек мәктәптә математика укытучысы булып эшләгән.
А13 Текст булсын өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?
1) Ә,Б,А,В
2) Б, А, Ә, В
3) В, А, Ә, Б
4) В, Б, Ә,
А А14 Кайсы җөмләдәге сүз "работала" дип тәрҗемә ителә?
1) В 2) А 3) Б 4) Ә А15 Кайсы җөмләдә бәйлек сүз бар?
1) В 2)
А 3)
Ә 4) Б
А16 Кайсы җөмләдә төшем килешендәге сүз бар?
1) Ә 2)
В 3)
А 4) Б
А17 Сүзтезмәнең тәрҗемәсен табыгыз:
Помогать взрослым -
1) соң кайтырга
2) иртә торырга
3) тырышып эшләргә
4) өлкәннәргә булышырга
А18 Кайсы сүздә басым дөрес куелмаган?
1) болытлар (3 нче ижек)
2) елгада (3 нче иҗек)
3) күрегез (2 нче иҗек)
4) бишенче (3 нче иҗек)
А19 Җөмләнең ахырын табыгыз: Язын елгаларда ...
1) боз каплый.
2) боз кузгала.
3) кошлар кайталар.
4) беренче чәчәкләр күренә.
А20 Кайсы җөмләдө сызык (-) куела?
1) Көн җилсез () ләкин салкын.
2) Иң зур теләгем () югары уку йортына укырга керү.
3) Билгеле () һәр укучы тырышып укырга тиеш.
4) Бу китапны сораучылар күп () шуңа күрә озак тотмагыз.
А21 Кайсы җөмләдә нокталар урынына кубәләкләр сүзен кулланырга кирәк?
1) Кешеләр ... белән көрәшәләр.
2) Көзен бакчаларда, кырларда мул ... җыеп алалар.
3) Язгы ... күңелле үткәрдек.
4) Җәйге чәчәкләр арасында ... оча.
А22 Кайсы җөмләдә өтер (,) куела?
1) Булат () сыйныфыбызда иң алдынгы укучыларның берсе.
2) Мин шатлыгымнан () көлеп җибәрдем.
3) Салкынга карамастан () без урманга чаңгы шуарга бардык.
4) Поезд килгәнне () мин күрмәдем. А23 Җөмләнең башын табыгыз: ...якты йолдызларын һәркем белә.
1) Казан каласыннан
2) Татар мәдәниятенең
3) Казанның мәйданы
4) Татарстанның халкы
А24 Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз: Когда она будет готовиться к экзамену?
1) Ул имтиханга кайчан әзерләнгән?
2) Ул имтиханга әзерләнерме?
3) Ул имтиханга кайчан да булса әзерләнәчәкме?
4) Ул имтиханга кайчан әзерләнәчәк?
А25 Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз: Дустым барлык сорауларга да дөрес җавап бирде.
1) Мой друг ответил правильно на все вопросы.
2) Друг ответил на все мои вопросы.
3) Я ответил правильно на все вопросы друга.
4) Мы с другом ответили правильно на вопросы.
А26 Кайсы җөмләдә ике нокта ( куела?
1) "Татарлар" тапшыруын карагач () үзем өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алдым.
2) Эш шунда () бу кеше белән очрашырга туры килмәде.
3) Чит телләрне өйрәнү авыр () ләкин бик мөһим.
4) Без килгәнче () ул киткән иде.
А27 Сүзнең антонимын табыгыз: сабыр –
1) түземсез
2) саран
3) кыю
4) куркак
А28 Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз: Телдән телгә -
1) держать язык за зубами
2) из уст в уста
3) быть на устах
4) язык заплетается
Текстны укыгыз һәм А29 – А31; В1 – В8; С биремнәрен эшләгез.
(1) Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. (2) Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. (3) Өйдә тәмле аш исе аңкый. (4) Синең киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. (5) Сиңа рәхәт-рәхәт. (6) Син шул вакытта үзең дә сизмәстән "әни" дип әйтәсең. (7) Нигә? (8) Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына, һәм ул менә хәзер "әни" дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. (9) Ананың йөзе елмайды, күзләре ялтырап китте. (10) Нигә? (11) Чөнки "әни" дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. (12) Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. (13) Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын котлады. (14) Әни. (15) Нинди зур сүз бу! (16) Кеше үз гомерендә шул сүзне ничә тапкыр әйтә икән? (17) Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. (18) Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. (19) Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. (20) Әйе, күрә. (21) Чөнки "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. (22) Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә, (23) Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
(Нәби Дәүлидән) А29 Текстта сүз нәрсә турында бара? 1) кешенең йөрәге 2) әниләрнең шәфкатьлелеге 3) туганнарның күплеге 4) балаларның уеннары А30 Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми? 1) Әни өйдә булганда, һәрвакыт рәхәт. 2) Һәр бала үз гомерендә әни дип күпме тапкырлар эндәшә. 3) "Әни" сүзе кешенең йөрәгендә туа. 4) Иртән йокыдан уянгач, бала башта "нигә" сүзен әйтә
2 нче өлеш В1 - ВЗ биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

В1 9 нчы җөмләдән тартымлы исемнәрне табып языгыз.
В2 11 нче җөмләдән чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатны табып языгыз.
В3 13 нче җөмләдән бәйлекне табып языгыз.
В4 - В8 биремнәренә җавапларны саннар белән языгыз.
В4 2 нче абзацтан теркәгечле тезмә кушма җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.
В5 2 нче абзацтан теркәгечсез тезмә кушма җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.
В6 3 нче абзацтан атау җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.14 В7 3 нче абзацтан тойгылы жөмләне табыгыз һом санын языгыз.
15 В8 4 нче абзацтан күрсәтү алмашлыклары булган җөмләләрне табыгыз һәм саннарын арта бару тәртибендә языгыз.
3 нче өлеш С1 Укылган текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтегезне белдереп, сочинение языгыз. Текстта сүз нинди проблемалар турында бара? Авторның аларга мөнәсәбәте нинди? Фикерләрегезне дәлилләгез.

Текстка нигезләнеп сочинение язу
Әни! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле кеше. Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-куәт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниләребез.
Бирелгән өзектә сүз иң якын кешеләр –әниләр, аларның балаларына карата шәфкатьле булулары турында бара. Нәби Дәүли әниләрнең йөрәктә нинди зур урын алып торуын, бу сүзнең биеклеген, аларның нинди илаһи көчкә ия булуларын ассызыклый. "Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә”, – ди ул.
Шулай ук өзектә ана белән бала мәхәббәте, ананың балага булган мөнәсәбәте, алар арасындагы җылылык хисләре чагылыш таба. Ул әниләрнең балага булган мәхәббәтен җир йөзен үзенең нурлары белән җылытучыга тиңли. Автор образлы сурәтләү чараларын мул кулланган. "Йөрәгеңдә шатлык тыпырчына”, "татлы хисләр белән тулы”, "ананың күңеленә барып кунды” сүзләртезмәләре – моның ачык мисалы.
Автор бары тик әни күңеле турында гына шулай әйтеп булуын искәртә.
Шундый мәрхәмәтле, кадерле кешеләребез язучыларыбызга илһам чыганагы булып торалар. Алар турында әдәбиятыбызда күпме гүзәл әсәрләр иҗат ителгән. Мәсәлән, Ш.Хөсәеновның "Әни килде”, Т.Миңнуллинның ”Әниләр һәм бәбиләр”, Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять” әсәрләрен һәм башка бик күп әсәрләрне санап китәргә була. Аларда әниләрнең бөек рухы, тынгысыз җаны, изгелеге, олы күңеле, тырышлыгы бик ачык чагыла. Әнинең нинди кадерле сүз икәнен һәркем белә, әлбәттә. Үзем дә өч бала анасы булсам да, әниемә мин гел бала. Безне, дүрт баласын, тигез күреп, һәрберебезнең уңышларына сөенеп, ялгышларыбызга көенеп яши әнием. Ул-безнең киңәшәебез дә, таянычыбыз да.
Безнең кадерле кешеләребезгә борчу-хәсрәт китерергә хакыбыз булмаса да, хәзерге көндә үз әти-әниләрен рәнҗеткән, олыгайган көннәрендә картлар йортында яшәткән бәндәләр бар. Кызганычка каршы, мондый хәлләрне тормышта бигрәктә хәзер,еш очратыргабула. Матбугат битләрендә дә мондый язмалар зур урын алып тора. Ерак китәсе түгел: минем танышымның әнисе дә шундый язмышка дучар. Ике кызы була торып, ул картлар йортында гомер кичерә. Ә кызлары, берни булмагандай, рәхәтләнеп яшиләр . Мондый кешеләргә минем нәфрәтем чиксез. Аларның аналары да бит төн йокыларын калдырып, аларны үстергән, укыткан, кеше итәргә тырышкан. Шул балалар аны картлык көннәрендә ярдәм итүдән мәрхүм иткәннәр.Алар үзләре дә иртәме-соңмы, шул хәлгә калачаклар.
Юкка гына бит халык та "Оҗмах безнең әти-әниләрәбәзнең аяк астында”,-димәгән. Бу сүзләрнең хаклыгына шигем юк. Минем фикеремчә, ана – изге кешелек дөньясының башлангычы. Ана булу – үзе зур бәхет,зур шатлык. Әйдәгез, ана булуыбызның кадерен белик, шушы изге сүзгә тап төшерми, мәрхәмәтле, ягымлы, кайгыртучан аналар булып яшик.

ӘДӘБИЯТТАН СОЧИНЕНИЕ ҮРНӘГЕ

С5.3. XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында Ана образы. Җавабыгызны аерым әсәрләр мисалында дәлилләп языгыз.

Ана – бөек исем. Ана – изге кешелек дөньясының башлангычы. Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Анага! Безнең өчен ут йотып яшәүче кем? Ана. Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага! Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту – аналарның иң зур батырлыгы.
Шундый кадерле, мәрхәмәтле кешеләребез язучыларыбызга, шагыйрьләребезгә илһам чыганагы булып торалар. Әниләр турында әдәбиятыбызда бик күп гүзәл әсәрләр иҗат ителгән. Ә.Еникинең ”Әйтелмәгән васыять”, А.Гыйләҗевнең ”Җомга көн кич белән”, Ф. Садриевның "Таң җиле”, Т. Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Х.Сарьянның "Бер ананың биш улы” әсәрләре шундыйлардан.
Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять” әсәре ана хакы, ана васыяте, балаларның ата-ана алдындагы бурычы турында. Әсәрнең үзәгендә – Акъәби образы. Әбинең исеме дә аклык, пакьлек, сафлык билгеләрен белдерә. Ә Акъәбидә андый сыйфатлар бик күп. Ул гомере буе хәләл көч белән көн күргән. Татар-башкорт хатын-кызына хас булганча сабыр, тыныч холыклы, юкка-барга кызып китми, вакчыллыктан да югары тора, һәр вакыйганы күңеле белән дөрес кабул итә ала торган карчык ул. Балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, илгә файдалы итеп үстергән. Әби авырып китә, акрынлап үзенә үлем якынлашуын сизенә. Тизрәк балаларына иң олы васыятен әйтеп калдырасы килә. Тик балалары аның васыятен тыңлый да, әниләрен җиренә җиткереп соңгы юлга озата да белмиләр. Минем уйлавымча, Акъәби үз балаларына гына түгел, гүя безгә дә үзегезнең кайсы җир, кайсы дин, кайсы халык вәкиле икәнегезне онытмагыз, дияргә теләгән.
Шулай ук Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» драмасы да беркемне дә битараф калдырмый. Биредә дүрт хатын – дүрт язмыш: унөченче баласын шәһәрдә тудырырга дип килгән эчкерсез, олы җанлы Гөлфинә, җиде ел буена көтеп алган баласын тапкан чибәр Валентина, бала назын татып карыйсы, бала тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы бик матур булган Алтынчәч һәм рухи яктан гарип, таш бәгырьле Дилемма. Хатыннар балаларын әле генә тапканнар, йөрәк парәләренә карап туймыйлар, бик кадерләп тотып имезәләр, кулларында иркәләп йоклаталар. Ә менә баласын табып та, алырга теләмәгән Дилемманы күңел һич кабул итми. Аңа карата нәфрәт уяна. Ана булуның никадәр изге, олы хис икәнен аңламавына, салкынлыгына, дорфалыгына, үз әнисенә карата тупас булуына шаккатасың. Иманым камил: Диллемадан башка аналар балаларын җәмгыятькә файдалы шәхес, чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбияләячәкләр. Менә бу аналар, чыннан да, Ана дигән бөек исемгә лаек.
Ш.Хөсәеновның "Әни килде” әсәрен дә тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Әсәрдәге төп герой Ана күңелендә балаларына карата көчле мәхәббәт бар. Ул һәр баласын үзенчә ярата, аларны бары тик яхшы итеп кенә күрергә тели, кимчелекләрен гафу итә. Ана балаларының көчсезлегенә, юньсезлегенә кайгыра. Ана кеше үч тота алмый, кайгыра гына ала. Ул балаларының үз янына бурычларын үтәү өчен генә килүләрен дә яхшы төшенә. Үзара талашып киткәндә, әдәп, әхлак, намус турында уйлап та карамауларына йөрәге әрни аның. Шундый игътибарсызлыкны Ана берничек тә гафу итә алмый. Шул ук вакытта аның күңелендә үпкә дә бар. Ул яшь вакытында, көчле булганда, балаларына кирәк булган, ә хәзер балалары тормышта үз юлларын тапкан. Ананың бигрәк тә Исламга үпкәсе зур. Моңа кадәр хәсрәтен эчендә йөрткән Ана үлеме алдыннан улына карата үз карарын җиткерә. Әсәрдәге Ана образы безнең күз алдына әхлак башлангычы, зур рухи байлыкка ия изге җан булып килеп баса.
Х Саръянның ”Бер ананың биш улы” повестена тукталмый мөмкин түгел. Әсәрдә Ана образы – язучының зур уңышы. Татар хатынының акылын, саф әхлаклылыгын, рух көчен күрсәткән образ бу. Маһисәрвәр апа бер-бер артлы өч баласын югалта. Әни кеше өчен моннан да олы хәсрәтнең булуы мөмкин түгел. Хәсрәтен тышка чыгармаска тырышса да, килгән кайгылар аны иртә картайталар. Әмма ана көчле рухлы булып кала.
Шул рәвешле, татар әдәбиятында сурәтләнгән аналар янында тагын берәү– үтә тыйнак, тавыш-тынсыз гына үзенең тормышын җайлап алып баручы, сабыр холыклы, үзендә матур сыйфатлар туплаган Маһисәрвәр апа да урын алып тора. Бу аналарның барысына да хас уртак сыйфатлар бар. Алар эшчән, тыйнак, сабыр, киң күңелле һәм мәрхәмәтлеләр.
Җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә: Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан,
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Һәр ана баласына бәхет, уңышлар тели. Ләкин кайберәүләр үсеп җитеп начар юлга басалар. Аларның аналары җилкәсенә нинди авыр йөк төшүен аңлавы кыен түгел. Тормышта Дилемма кебек баласыннан ваз кичкән аналарны да, хәмер эчү белән мавыгып, аналык хокукыннан мәхрүм ителгәннәрен дә, шул ук вакытта ана булу бәхетен татый алмаган, ә үзенең изге күңел җылысын ятимнәрне тәрбияләүгә багышлаганнарын да очратабыз. "Әйтелмәгән васыять”тәге Акъәби, "Әни килде”дәге Ана, "Әниләр һәм бәбиләр”дәге Гөлфинә, Валентина, Алтынчәч кебекләр дә юк түгел тормышыбызда. Андый аналарны, һич икеләнүсез, бөек затлар дияргә була. Һәркем ана хакын хаклап, аларны хөрмәтләп яшәсен иде. Язмамны Эльмира Шәрифуллинаның түбәндәге мөрәҗәгать сүзләре белән тәмамлыйм: Хаклагыз сез һәрчак ана хакын, Гел яхшыга таба барыгыз. Вөҗдан газапларын күрмим дисәң, Хәер-фатихасын алыгыз.

Безнең сораштыру
Минем сайтка карашыгыз ничек?
Всего ответов: 35
Вакыт
Сайтның дуслары
  • Без татарлар
  • ЕГЭ һәм ГИА ны 5кә
  • Баннерлар
    Graffiti Decorations(R) Studio (TM) Site Promoter
    Статистика

    Онлайн: 1
    Кунак: 1
    Кулланучылар: 0

    Copyright gafarovamr.ucoz.ru © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz