Календарь | « Февраль 2012 » | Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шб | Яш | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
|
|
Главная » 2012 » Февраль » 29 » Тукай шигъриятендә табигать сурәте
16:36 Тукай шигъриятендә табигать сурәте |
Максат һәм бурычлар: -Тукай шигъриятендәге табигатьне сурәтләү алымнарын табарга өйрәтү һәм аларның матурлык тудырудагы ролен билгеләү; - яңа технологияләр кулланып, табигать күренешләрен анализлауның яңа алымнары турында мәгълүмат бирү; -бөек шагыйребез Г.Тукай әсәрләре аша табигаткә сакчыл караш тәрбияләү, аның гүзәллеге белән соклану хисләре уяту. Җиһазлау: проектор, экран, презентация, картина, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Г.Тукай шигырьләре һ.б. Укытучы. Исәнмесез! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? (Кояшлы көн кебек). Урамда балкыган кояш кебек, бер-берегезгә күңел җылысы елмаю бүләк итегез! Бүгенге көн баласын туган теленә, халкыбызның рухи кыйммәтләренә игътибарлы, гореф-гадәт, йолаларыбызны хөрмәт итеп, әхлак нормаларына таянып яши торган кешеләр итеп ничек тәрбияләргә? Нинди алымнарны эшкә җигәргә? Баланы ничек кызыксындырырга, битарафлыктан ничек арындырырга? Ничек гамьле итәргә.? Һәр укытучы үз алдына бу сорауларны куймый калмыйдыр, мөгаен. Әдәбият укытучысы бигрәк тә. Белгәнебезчә, әдәбиятта матурлык турында язмаган, сихри пейзажлар, урман–кырлар, елга-күлләр, күркәм, үрнәк образлар тудырмаган шагыйрьләр, язучылар юк. Шуңа да әдәбият -үзе матурлык ул, шуңа да әдәбият матур ул. Ләкин һәр язучының, шагыйрьнең матурлыкка үз карашы, үз фикере, үз тасвирламасы бар. Туган телебез сагында торучы, туры юл күрсәтүче йолдыз, маягыбыз ул – һичшиксез, Тукай. Тукайның үлемсез поэзиясе аша баланың эчке дөньясын беатуның нинди гади, кулай, тиз башкарыла торган ысул-алымнары бар? Бүген шул сорауларга бергәләп җавап эзләп карыйк. - Эмоциональ тәэсир итү алымы. "Туган авыл” җыры тыңлана. Укытучы. Җырны тыңлаганда сезнең күңелдә нәрсә туды? Көтелгән җавап: хис. 1. Сорау: Көтелгән җавап: 1. Нәрсә ул хис? Хис – дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул. Фикерләрнең дөреслегенә ышану өчен. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән хис төшенчәсенең мәгънәсе укыла.(сдайдта яктыртыла). 2 Хис туу өчен нинди Хис туу өчен сәбәп кирәк. Хисне шартлар кирәк? тудыручы сәбәп – хиснең эчтәлеге була. 3. Хиснең нинди Хиснең дәрәҗәсе була, шулай ук юану сыйфатлары бар? да хиснең бер сыйфаты. 4. Нинди хисләр була? Кайгы, шатлык, ярату, нәфрәт, горурлык, кимсенү, соклану, мәхәббәт хисләре. Ә бу җырда нинди хисләр чагылыш таба? Һәр укытучы күңелендә туган хисләрне әйтә. (Туган як матурлыгы белән соклану, горурлану, шатлану, тарихыбыз белән кызыксыну хисләре, тарих күз алдыннан уза). Без матурлыкны ничек итеп тоябыз? ( Слайд) Җәйге табигать күренеше сурәтләнгән картина тәкъдим ителә. Беренче карашка рәсемгә карауга укучыларда нинди хисләр туды? Картинада нәрсәләргә сокландык ? Җаваплар тыңлана. (Көтелгән җавап: Без рәсемгә карап, андагы матурлыкка сокландык. Сихри күлгә, аллы – гөлле чәчәкләргә, биек тауларга, саф чиста һавага). Димәк, матурлык ул соклану хисе тудыра. Кеше җаны һәрвакыт матурлыкка сусап яши. Аңа яңадан - яңа тәэсирләр, сокланулар кирәк, ә соклану күңел юшкыннарын юа.( Слайд яктыртыла) Укытучы. Сезнең каршыгызда табигать турында шигырьләр ята. Сез шулар арасыннан Г.Тукай шигырьләреннән китерелгән юлларда картинада чагылыш тапканнарын эзләп табып, укып күрсәтегез әле. (Катнашучылар шушы шигырьләрне табып укыйлар). Укытучы. Тукай тудырган табигатьнең сихри көче- сурәт- бизәкләрдән торган матурлык дөньясы. Әйдәгез әле, үзегезне эзләнүчеләр итеп күз алдына китерегез. ( Ике төркемгә бирем бирелә. Беренче төркем алда яткан шигырьләрдән чагыштыруларны, икенче төркем эпитетларны эзли.) Эшкә керешкәнче һәр сүзгә аңлатма бирелә. Чагыштыру- бер предметны яки күренешне икенче предметка һәм күренешкә охшатып әйтүне белдерә. Эпитет- күренеш һәм предметның сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт. Ул җөмләне аеруча бизәп тора һәм аны табарга да җайлы. Чагыштырулар. Алар ап-ак балыклар күк Йөзәләр иртәдән кичкә кадәр. Шунда туңып бетмичә Ярга чыкмыйлар һич тә. (Җәй көнендә) Карны җиңгән күк, Төшә җиргә Тонык ай яктысы; Ай да куркынган шикелле: бер сары, бер ак төсе. (Буран) Саргая таллар, Усаклар, алмагачлар һәм каен. Хәстә төсле, арта Сары төс аларда Көн саен. ( Чыршы) Йоклый шунда йолдызлар да өелеп Оядагы йоклап яткан кошчыклардай. (Ай һәм кояш) Чыгып баш калкыта сахрада уҗым, Яшел хәтфә шикелле итә җем- җем. (Көз) Бик хозур! Рәт- рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат. Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. (Шүрәле) Эпитетлар. Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп Ай ялтырый. Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый (Пар ат) Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта; Озак тормас, килер ак тунлы кыш та. (Көз) Ул авылның .-һич онытмыйм,- һәр ягы урман иде Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. (Шүрәле) Яхшы, хуш, батты кояш.йокларга яттым кич белән; Өй эче тулы иде кичке һава, хуш ис белән. (Су анасы) Көтелгән җавап. Г.Тукай шигъриятендәге калын урманнар, сайрар кошлар. хуш ис бөркегән чәчәкле болыннар җир йөзенең башка төшләрендә юк сыман. Көтелгән җавап. Чыннан да юк, моны Тукай гына халыкча итеп сурәтли алган. ( "Иртә”, "Җир йокысы”, "Ай һәм кояш”, "Кояшка бер сүз”, " Туган авыл”, "Туган җиремә” һ.б) Юкка гына Тукай үз иҗатында туган як табигатен шулай сурәтләмәгән! Кошлар тавышы. Релаксация. -Әйдәгез , күзләрне йомабыз да үзебезне Тукай язган урманнарда итеп күз алдына китерәбез. Урманда саф һава. Әйдәгез, шушы саф һаваны иркен итеп сулыйбыз. Иркен итеп сулыш алабыз. Ишетәсезме, ничек матур итеп кошлар сайрый! Урманда нинди рәхәт! Күзләребезне ачабыз да эшебезне дәвам итәбез. Без сезнең белән яңа гына релаксация алымы һәм сәламәтлек саклау технологиясенең бер элементын кулландык. Укытучы.Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, аны сакларга өнди. Тырышып эшләргә, белемле булырга чакыра. Әйдәгез, бергәләп интерактив алымны кулланып карыйк. (Мультфильм күрсәтелә.) Бала белән күбәләк мультфильмы. Укытучы. Сез әле генә нәрсә карадыгыз? (Мульфильмнан реклама).Шушы рекламага сүзләр уйлагыз. Җаваплардан соң икенче мультфильм күрсәтелә. (Эш беткәч, уйнарга ярый). Җаваплар тыңлана. Эш беткәч, уйнарга ярый! һ.б. Укытучы.Әйе, бик матур рекламалар ясадыгыз. Рәхмәт сезгә. Хәзер сезнең белән иҗади эш башкарачакбыз. Биремне уңышлы башкарып чыгу өчен эшләрне бүлешик. Әйдәгез искә төшерик әле. Газета чыгару өчен безгә кемнәр кирәк булачак? (мөхәррир, журналист, рәссам, корректор). Вакытны күзәтеп торучы ролен үзем алам. Эшне ике төркем башкара. Кыскасы, үзегезнең фантазияне эшкә җигәргә кирәк булачак. Практик эш. №5 Әллүки. ("Әллүки” көе эшне эшләп бетергәнче яңгырый). Эш барышында журналист башкалар янына килеп интервью алып йөри. Укытучы. Хәзер эшнең соңгы этабына - үзанализга күчәбез.Әйтегез әле, эш төрен башкарганда сез нинди кыенлыкларга очрадыгыз? Эшегезне үзгәртә алсагыз, кайсы урынын яңадан эшләр идегез? Сүзне редакторларга бирәбез. Редактор. Минем уйлавымча, газета түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш. – газетаның исеме -чыгарган органы - редколлегия - оригинальлек - эчтәлек Шушы таләпләргә туры килгәндә генә газета укучылар күңеленә хуш килер. Укытучы. Газеталарыбызның икесе дә мактауга лаек. Мин аларны үз мәктәбемә алып кайтып укучыларыма күрсәтермен һәм сезнең белән очрашу истәлеге итеп саклармын. Музыка яңгырый. Укытучы.Тукай - буыннар шагыйре. Татар халкы бар җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукай яшәячәк! Тукай рухы безне кулга каләм алдыра. Без аңа карата күңелләребездә булган изге хисләребезне , саф тойгылырыбызны шигырьгә күчерәбез. Очрашуыбызны Тукайга багышлап язган шигырь юлларым белән тәмамлыйсым килә. (Шигырь укыла). Сезгә барыгыгызга да чын күңелемнән бәхет, шатлык, озын гомер, эшегездә зур уңышлар телим.Көн саен якын кешеләрегезнең яратуын, кайгыртуын, игътибарын, назын тоеп яшәгез, бәхетле булыгыз! Ә хәзер барыгызга да бер кочак чәчәк бәйләмнәре бүләк итәм. Рәхим итеп алыгыз! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
|
Просмотров: 1260 |
Добавил: MarselGafarov
| Теги: Тукай шигъриятендә табигать сурәте, Габдулла Тукай, Тукай, Г.Тукай
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
Баннерлар |
|
Статистика |
Онлайн: 1 Кунак: 1 Кулланучылар: 0 |
|